Балтачта имамнар шәһадәтнамәле булды

05 октябрь 2017 ел 17:11
Балтачта имамнар шәһадәтнамәле булды

Бүген Балтач Үзәк мәчетендә һәр айның пәнҗешәмбесендә уза торган чираттагы имамнар җыелышы булды. Әлеге җыелышта Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы хакимияте урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев һәм Балтач Эчке эшләр идарәсе начальнигы Илдар Усманов катнашты.

Әлеге чарада Мансур хәзрәт Җәләлетдин бердәмлекнең әһәмияте турында сөйләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев быелгы хаҗга нәтиҗәләр ясады, гошер сәдакалары бирүнең әһәмияте турында сөйләде. Кемнәрдә җыелмаган – җыеп бетерергә кушылды. Эшне яхшы оештыручыларга рәхмәтләр әйтелде. Балтач районы прокуроры һәм Балтач Эчке эшләр идарәсе начальнигы Диния нәзарәтенең Уставы буенча эшләргә киңәш бирделәр. Мансур хәзрәт районның 41 имамына шәһадәтнамәләр тапшырды. Чара вәгазь белән чәй табынында төгәлләнде. 
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы