Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашачак

06 октябрь 2017 ел 10:19
Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашачак

Иртәгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд белән очрашачак. Очрашу Мәскәүдә тар составта монархның Россиягә визиты кысаларында Согуд Гарәбстаны инициативасы белән уза. Әлеге чарада унга якын Россия мөселман дин эшлеклеләре катнашуы көтелә, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россиянең Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Карачаево-Черкесия Республикасы мөфтие Исмәгыйль Бердиев һәм башкалар.

Сөйләшүләрдә экстремизм һәм радикаль ислам мәсьәләләренә кагылышлы фикер алышулар көтелә. “Радикаль ислам һәм экстремизм мәсьәләләре чынлап торып күтәрелер, чөнки бу безнең өчен авыр әйбер. Без соңгы вакытта Согуд Гарәбстанының әлеге мәсьәләләргә башкача карый башлавын күрәбез, киләчәктә безнең фикер-карашларыбыз туры килер дип уйлыйм. Бу нәкъ менә дин һәм илаһият өлкәләренә кагыла”, – дип ассызыклады ТАССка Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Исегезгә төшерәбез, Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд Мәскәүгә дәүләт визиты белән 4 октябрьдә килде. Кичә Кремльдә Россия Президенты Владимир Путинның Король белән очрашуы узды. Соңрак Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләре киңәйтелгән составта дәвам итте. Король Мәскәүдә 7 октябрьгә кадәр булырга уйлый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы