“Биржа: хәләл юл белән акча табумы яки азартлы уенмы?”

06 октябрь 2017 ел 08:31
“Биржа: хәләл юл белән акча табумы яки азартлы уенмы?”

“Реальное время” интернет-газетасы битләрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин колонкасын алып баруны дәвам итә. Үзенең мәкаләләрендә мөфти бизнеска карата хәрәм, хәләл һәм мәкруһ төшенчәләренә аңлатма бирә.

Биржада акцияләр сатудан инвестицион керем хәләлме – әлеге сорау буенча “Биржа: хәләл юл белән акча табумы яки азартлы уенмы?” дип исемләнгән мәкаләдә җавап эзләнә.

“Теоретик яктан акцияләрне сатып алу-сату рөхсәт ителгән кебек. Әмма акцияләр белән сәүдә итүдә төрле төркемнәрнең алдашулары мөмкин, акцияләргә бәя куйганда ясалмалылык күзәтелә ала, шуның нәтиҗәсендә кайбер кертемчеләр мөлкәтләрен югалтырга мөмкиннәр, ә калганнар хаксыз рәвештә керем алырга мөмкин. Шуңа күрә акцияләр белән хәзерге биржа сәүдәсе, кызганыч ки, күбрәк азартлы уеннарга охшаш. Моннан тыш, хәзерге акционерлык берләшмәләрне дә игътибарга алсак, биржа сәүдәсен рөхсәт ителгән дип әйтүе бик авыр”, – дип яза хәзрәт үзенең мәкаләсендә.

Тулырак моннан укыгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы