"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башлана

06 октябрь 2017 ел 16:04
"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башлана

Дүшәмбе көнне “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен чираттагы айлык курслар башлана. Иртәгә илебезнең барлык почмакларыннан килә башлаячак кунаклар өчен махсус айлык программа әзерләнгән, ул үз эченә Луи Брайль программасы буенча укуны, ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнүне, массажны, саф һавада йөрүне һәм ял итү чараларын үз эченә ала.

Курсларга барлыгы Татарстанның авыл-шәһәрләреннән генә түгел, Чечнядан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Ставрополь краеннан, Әстерханнан, Пермь краеннан, Свердловски өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Самара өлкәсеннән, Ульяновски өлкәсеннән, Чувашиядән һәм илебезнең башка почмакларыннан иллегә якын кеше киләчәк.

Курсларны оештыручылар тернәкләнү курсын узарга килүчеләргә һәм аларны алып килүчеләргә ике як өчен дә юл хакын, шулай ук яшәү, ашау һәм уку бәясен түли.

yardem.ru материаллары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы