Камил Сәмигуллин король кабул итүендә катнашты

07 октябрь 2017 ел 22:38
Камил Сәмигуллин король кабул итүендә катнашты

Согуд Гарәбстаны короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд бүген кич Россия мөселманнарының рухи лидерлары белән очрашты. Очрашу тар составта монархның Россиягә визиты кысаларында Согуд Гарәбстаны инициативасы белән узды. Катнашучылар арасында баш мөфти, Россиянең Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте рәисе, шәйх Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Карачаево-Черкесия Республикасы мөфтие Исмәгыйль Бердиев, Дагстан мөфтие Әхмәд хәзрәт Абдуллаев, Чечня мөфтие Сәлах Межиев, Ингушетия республикасының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Магомед хаҗи Албогачиев, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәгенең Мәскәүдәге генераль вәкиле Шәфигъ Пшихачев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, шулай ук ике дәүләт илчеләре: Габдрахман бен Ибраһим әр-Расси һәм Сергей Козлов бар иде. Очрашу барышында Король чиктән ашулар һәм экстремизм белән көрәштә, бар дөньяда куркынычсызлык һәм иминлеккә ирешүдә төрле дин һәм мәдәният вәкилләре арасында диалог һәм хезмәттәшлекнең югары әһәмиятен ассызыклады. Үз ягыннан Тәлгат хәзрәт Россиядә ислам диненең барлыкка килү һәм үсеше тарихы, Болгар академиясе ачылышы турында сөйләде, Россиядә 7,5 мәчет эшләве турында әйтте.

Әңгәмә истәлек өчен фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы