14 октябрьдә Буа шәһәрендә Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дигән россиякүләм фәнни-гамәли конференция була. Чарада дин әһелләре, җәмәгать, фән эшлеклеләре, укучы шәкертләр, төрле елларда Буа мәдрәсәсен тәмамлаучыларның катнашуы көтелә.
Конференциядә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар узыдырылачак:
- Буа төбәгеннән чыккан татар мәгърифәтчеләре;
- Буа мәдрәсәсендә белем алган күренекле дип әһелләре;
- Мәдрәсәләрнең татар халкы тарихындагы роле.
Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин.
Конференциядә катнашу өчен гаризаны 13 октябрьгә кадәр җибәрү сорала.
Гариза үрнәге:
1.ФИО (тулысынча)
2.Эш урыны
3.Вазыйфасы, гыйльми дәрәҗәсе һәм исеме
4.Чыгышның исеме
5.Адрес, электрон адрес, белешмә өчен телефоны.
Барлык докладлар конференция җыентыгында басылачак. Катнашучыларга махсус сертификат биреләчәк
Конференция түбәндәге адрес буенча уздырыла:
Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы, 79 йорт.
Башлана сәгать: 13:30.
Оргкомитетның адресы: 420014, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт.
Контактлар өчен телефон: (843) 2921762, (843) 2928482.
Буа мәдрәсәсе – 1805 елны ачылган Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Биредә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укый. Болар арасында Һади Атласи, Зариф Бәшири, Гомәр Толымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибрахим һәм Касим Биккуловлар, Гарифҗан Вәлиди, Шакир Мөхәммәдиев, Фатих Мортазин, Камаретдин Салихов һ.б. Ул заманында иң танылган мәдрәсәләрдән була. Совет елларында ябыла.
1997 елны Буа мәдрәсәсе яңадан үз эшчәнлеген башлый. Анда көндезге һәм кичке бүлекләрдә уку-укыту алып барыла.