Ел саен уза торган Якупов укулары үткәрелә

09 октябрь 2017 ел 15:14
Ел саен уза торган Якупов укулары үткәрелә

12 октябрьдә Казанда “VI Якупов укулары” төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты оештыра.

Ел саен уза торган конференциядә түбәндәге темаларга чыгышлар ясау планлаштырыла: Татарстан Республикасында ислам үсеше, исламда гомумдини мәсьәләләр, хәзерге мөселман яшьләренең актуаль проблемалары.

Катнашучылар шулай ук татар халкының традицияләре, ислам дин гыйлемен аңлау һәм танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш юлы турында чыгыш ясаячак. Әлеге укуларга Татарстанның дини уку йортларыннан сиксәнгә якын шәкерт чакырылган.

“VI Якупов укулары”н Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин алып барачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге директоры Ринат Патеев, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының ислам һәм ислам мәгарифе үсеше Ресурс үзәге баш фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина Әл-Анси һәм башка танылган мөселман рухани вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.

Вәлиулла хәзрәт Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире иде. Ул 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында дөньяга килә.

Конференция Россия ислам институтында сәг.9.00 башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы