Татарстан мөфтие Үзбәкстан белән элемтәләрне ныгыту кирәклеген әйтте

10 октябрь 2017 ел 11:38
Татарстан мөфтие Үзбәкстан белән элемтәләрне ныгыту кирәклеген әйтте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Кремле музей-тыюлыгында урнашкан “Кол Шәриф” мәчетендә Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Ибраһимов Гуломжон Иномовичны каршылады. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Мөфти хәзрәт Казан ханлыгы башкаласын сокландырып торган, дастаннарга кергән мәчет урынында рәсми төстә Казанның меңъеллыгына мәчет ачылуы турында сөйләде. Казан Кремлендә мәчет төзү Татарстан Республикасында яшәүче төп ике милләт вәкилләренең килешеп яшәве һәм шуны үрнәк мисалның Кремль территориясендә гәүдәләнеше, мәдәният һәм конфессияләрнең татулыгын чагылдыруы турында әйтте. ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгәндә тарихи урында мемориаль мәчет төзү кирәклеге аңлашыла һәм Казанның меңъеллыгына Кол Шәриф мәчете ачыла. Үзбәкстан Премьер-министры урынбасарын үзенең мәһабәтлеге, затлылыгы, гүзәллеге белән сокландырып торучы Кол Шәриф мәчетенең архитектурасы, гөмбәзләре, бизәлеше таң калдырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин элек-электән Урта Азия республикалары дин әһелләре белән ныклы элемтәләр урнашу турында искә төшерде, галимнәр, дин белгечләре аралашып яшәргә тиешлегенә басым ясады. Киләчәктә элемтәләрне ныгытырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан-Үзбәкстан сәүдә-икътисади, гуманитар хезмәттәшлеген көчәйтү юнәлешендә элемтәләр алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 25 сентябрендә Ташкентта Үзбәкстан Премьер-министры белән очрашканда Абдулла Арипов: “Без Татарстанны Россия Федерациясендәге мөһим партнёр буларак карыйбыз һәм сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни багланышларны киләчәктә ныгытырга уйлыйбыз. Сезнең республика Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләрнең берсе. Бездәге эшкуар вәкилләр бик күп кызыклы контактлар табарлар”, – дип әйткән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы