Кичә Әлмәт үзәк мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казыйлар шурасының күчмә утырышы булды. Җыелыш Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә барды.
Утырыш барышында Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Татарстан Республикасы көнчыгыш төбәге казыяте эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Шуннары казыйлар халыктан килеп ирешкән сорауларны карарга керештеләр, аерым алганда, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, никах һәм аерылу тәртипләре, төрле бәхәсле хәлләрне чишү һәм башка мәсьәләләр каралды.