Хәләл ризыклар җитештерү өлкәсендә Техник комитет составы билгеле булды

09 октябрь 2017 ел 14:32
Хәләл ризыклар җитештерү өлкәсендә Техник комитет составы билгеле булды

Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкта стандартизацияләү буенча «Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» проектлы техник комитет булдыру турында боерык чыгарылды.

Комитет хәләл продукция җитештерүне стандартизацияләү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук комитетның тармакларына кунакханә, медицина, туризм һәм башка хезмәтләрне кертергә уйлыйлар.

«Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» техник комитетына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм илнең башка төбәкләре мөселман Диния идарәләреннән, сөт һәм ит җитештерү буенча фәнни институтлардан, “Хәләл” комитет һәм сертификация үзәкләреннән һәм башка оешмалардан 53 вәкил кергән.

Комитетның рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, аның урынбасары – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт буенча комитет рәисе Марат Низамов һәм "Тест-Татарстан" оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, җаваплы сәркатиб Казан ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев билгеләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы