Арчада имам-мөхтәсиб сайланды

11 октябрь 2017 ел 14:06
Арчада имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген Арча мөхтәсибәтендә район имамнарының җыелышы булды. Көн үзәгендә имам-мөхтәсиб сайлау мәсьәләсе торды. 2002 елдан әлеге җаваплы вазыйфаны Раил хәзрәт Гыйләҗев башкарып килде. Бүгенге сайлауларда аның кандидатурасын мөхтәсибәтнең барлык имамнары, шул исәптән мөфтият, казыят һәм район җитәкчелеге, мөгаллимнәр дә хуплап чыкты. Барлыгы 100гә якын кеше. Шунысы игътибарга лаек, Арча Татарстанның иң эре мөхтәсибәте. Биредә 82 мәхәллә һәм 81 мәчет урнашкан.

Мөхтәсибәтнең эшчәнлегенә югары бәяне Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлелтдинов та бирде. Ул район имамнарының оешып эшләвендә  Раил хәзрәтнең өлеше зур булуын билгеләп үтте.

- Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстанның Диния нәзарәтен бердәмлек аерып тора. Нәкъ менә шунда безнең өммәтебезнең көче. Аллаһ Тәгалә " Коръәни Кәримдә: "Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз!", - дигән. Ошбу сүзләр нәзарәтебезнең уставында да теркәлгән. Республикабыздагы барлык 45 мөхтәсибәт килешеп эшли, Аллага шөкер. Монардан тыш, 1,5 мең мәчетебез бар! Бердәмлекне саклыйк, җәмәгать! Арча мөхтәсибәте бу уңайдан барыбыз өчен дә яхшы үрнәк.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөхтәсибкә шулай ук Казыйлар шурасы белән килешеп эшләве өчен рәхмәтләрен җиткерде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Раил хәзрәт Гыйләҗевны бертавыштан янәдән имам-мөхтәсиб итеп сайладылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы