Бүген Казанда күркәм традиция буенча бөек татар галиме Каюм Насыйрины искә алу чарасы узды. Чара галимнең Иске татар зиратындагы кабере янында үтте һәм анда Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Каюм Насыйриның нәсел дәвамчылары, якташлары, аның исемен йөртүче музей хезмәткәрләре һәм кунаклары, дин кардәшләребез катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров чарага килүчеләрне сәламләп, үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп китте һәм дин галименең фән һәм белем, мәдәният һәм алгарыш таратуга куйган саллы өлешен дә билгеләп үтте. Каюм Насыйри кабере янына килүчеләр Коръән аятьләре укыганнан соң, аның рухына бергәләп дога кылды. “Шунысы игътибарга лаек, быел Каюм Насыйриның чардуганы яңартылды. Якын арада каберенә яңа таш та кую планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Нияз хәзрәт.
Ул бүген шулай ук К. Насыйри музее җитәкчесе Раушания Шәфигуллина белән киләчәктә хезмәттәшлек итүне ныгыту хакында фикерләште, бергәләшеп рухи-әхлакый чаралар исемлеге барлады. Ике як якын арада музейда Галимҗан Барудига багышлаган түгәрәк өстәл оештыру хакында да килеште.