Мөфти - Мамадыш мәдрәсәсендә. Монда 178 шәкерт белем ала

11 октябрь 2017 ел 15:32
Мөфти - Мамадыш мәдрәсәсендә. Монда 178 шәкерт белем ала

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадышка эш сәфәре барышында Мамадыш мәдрәсенә дә керде. Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин һәм район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев Камил хәзрәтне мәдрәсәдәге уку-укыту эшчәнлеге белән таныштырды. Яңа 2017-2018 уку елында мәдрәсәнең кичке бүлегендә 109, читтән торып уку бүлегендә 54, өстәмә белем бирү бүлегендә 27 шәкерт белем алуы хакында да әйтелде.

Камил хәзрәт мәдрәсәнең гыйбадәт, китапханә, компьютер бүлмәләрен дә карап чыкты. Мәдрәсә мөгаллимнәре белән чәй табыны янында борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы