Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд исеменнән истәлекле бүләк бирелде.
“Илчелекнең чакыруын кабул итеп, Согуд Гарәбстаны короленең Россия мөселманнарының рухи лидерлары белән очрашуында катнашуыгызга рәхмәт белдерәм, – диелә Россия Федерациясендәге Согуд Гарәбстаны корольлегенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Габделрахман Ибраһим әл Расси хатында. – Мин сезгә чын күңелдән корольнең очрашу истәлеге итеп юлланган бүләген тапшырам. Аллаһ Сезнең республика мөселманнары хакына башкарган игелекле эшегезне хәерле итсен”.
Король Сәлманның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында Камил хәзрәт мөселман иле башлыгына Татарстанда нәшер ителгән Коръәнне һәм аның үзе башкаруындагы “Изге Коръән” аудиоверсиясен бүләк иткән иде.