Согуд Гарәбстаны Короле ТР мөфтиенә бүләк ясаган

11 октябрь 2017 ел 16:50
Согуд Гарәбстаны Короле ТР мөфтиенә бүләк ясаган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд исеменнән истәлекле бүләк бирелде.

“Илчелекнең чакыруын кабул итеп, Согуд Гарәбстаны короленең Россия  мөселманнарының рухи лидерлары белән очрашуында катнашуыгызга рәхмәт белдерәм, – диелә Россия Федерациясендәге Согуд Гарәбстаны корольлегенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Габделрахман Ибраһим әл Расси хатында. – Мин сезгә чын күңелдән корольнең очрашу истәлеге итеп юлланган бүләген тапшырам. Аллаһ Сезнең республика мөселманнары хакына башкарган игелекле эшегезне хәерле итсен”.

 Король Сәлманның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында Камил хәзрәт мөселман иле башлыгына Татарстанда нәшер ителгән Коръәнне һәм аның үзе башкаруындагы “Изге Коръән” аудиоверсиясен бүләк иткән иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы