Татарстан Республикасы мөфтие бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Палестина Президентының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Палестина Баш казые, доктор Мәүмүд Сидки Әл-Хаббаш җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Рәсми делегация составына шулай ук Палестина суды рәисе Атта Мохтасиб, Палестина Илчелегенең Беренче киңәшчесе Авад Заул һәм аларның алып йөрүче Әнвәр Субх керде. Очрашу дустанә характерга ия булды, алар бер-берсе белән фикер алышты һәм ике як хезмәттәшлек алып бару, багланышлар урнаштыру турында килеште.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мактаулы кунакларны башкалабыз, аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырды, республикабызда ислам үсеше турында сөйләде, Идел буе төбәгенә ислам дине VII-VIII гасырларда күп еллар дәвамында көнчыгыш илләр белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлар алып бару нәтиҗәсендә тарала башлавын ассызыклады
Визит истәлеге буларак Камил хәзрәт делегация әгъзаларына истәлекле бүләкләр һәм мөселманнар өчен иң әһәмиятле китап – Диния нәзарәте бастырган Коръәнне һәм татар түбәтәйләре бүләк итте.
Аннары кунаклар мөфти җитәкчелегендә ТР Конституцион судына юнәлде, алар белән ТР Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов очрашты. Алар биредә ике дәүләтнең суд системасы буенча тәҗрибә алмашты.