Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт - 2

12 октябрь 2017 ел 11:16
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт - 2

Бүген "Интертат. ру" сайтында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның "Нинди хис соң ул мәхәббәт?" дигән материалының икенче өлеше дөнья күрде. Камил хәзрәт мәхәббәт ислам кыйммәтләре системасында аерым урын тотуын һәм  Аллаһы Тәгаләгә карата хөрмәт билгесе булуы турында әйтә.

"Аллаһы Тәгалә һәм Аның Пәйгамбәренә (с.г.с.) булган мәхәббәт һәр мөселман кешесенең күңелендә яши. Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә әти-әниебез һәм балаларыбызны, тормыш иптәшебез һәм дусларыбызны, дөньяны, яшьлекне, бөтен матур әйберләрне ярату хисен салып калдырган. Нинди генә ярату булмасын, әгәр Аллаһы Тәгалә хакына икән - ул мәңгелек", - дип яза Камил хәзрәт.

"Аллаһы Тәгаләнең тагын бер бүләге үзенә бертөрле наз, хис, хәтта кыюсызлык белән сугарылган. Бу – тормыш иптәшенә карата булган мәхәббәт. Үз хатыныңны, аның башка яхшы сыйфатларын күрмәмешкә салышып, еллар узу белән юкка чыгачак матурлыгы өчен ярату дөресме? Чынлыкта хатын-кызның бөтен гүзәллеге – аның йомшаклыгында, кайгыртучанлык күрсәтү сәләтендә, нәзакәтлелек һәм үзенә генә хас нәфислек пәрдәсе артына яшеренгән күркәм холкында бит. Күркәм холык – хатын-кызның иң сокландыргыч сыйфаты, ул вакыт узу белән тагын да ныграк ачыла. Әгәр тормыш иптәшенә карата мәхәббәт аның шәфкатьлелеге, әдәплелеге һәм ачыклыгына нигезләнгән икән, ул әлеге хисләрне җавапсыз калдырмау гына түгел, ә көчле мәхәббәтен дә бүләк итәчәк. Моңа алмашка ул җан тынычлыгы тәкъдим итәчәк... Нәфестән «бөркелеп чыккан» һәм хатын-кызның тышкы образына юнәлгән мәхәббәт аның гүзәллеге белән бергә сулачак, шуннан соң ике арадагы мөнәсәбәтләрне челпәрәмә китерәчәк. Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Хатыннарыгыз - сезгә, сез аларга кием, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез». (Бәкара сүрәсе, 187 аять). Әлеге сүрәдә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы аерым бер мөнәсәбәт бәян ителә, биредә «кием» сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Ул тигезлек, байлык, горурлык, яклау һәм җылылык төшенчәләрен үзенә сыйдырган", - дип билгели автор.

 Дәвамы биредә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы