Иорданиядә Мәрҗанинең китабы басылган!

16 октябрь 2017 ел 14:59
Иорданиядә Мәрҗанинең китабы басылган!

Россиянең иң зур мөселман галимнәренең берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) үз заманында Казанда гарәп телендә язылган китабы – «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) китабы Иорданиядә дөнья күргән. Татар дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Бүген Иорданиянең халыкара ислам фәнни университеты профессоры, хәзер Болгар ислам академиясе мөгаллиме Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди әлеге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең биографик язмаларында искәртеп үткәнчә, әлеге хезмәт «Нәзурәтел-хак» турында кайбер хатлар һәм урынсыз язмалар таралгач язылган. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла. Киләчәктә дини мирасыбызга караган хезмәтләр “Дарул-кутуб” сайтында скан ясап бирелер. Татар дин галимнәренең китаплары Россиядән читтә басылуы барыбызны да сөендерә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100