Югары Осланда мәчетнең 15 еллыгын билгеләделәр

16 октябрь 2017 ел 13:59
Югары Осланда мәчетнең 15 еллыгын билгеләделәр

Кичә Югары Ослан район мәдәният йортында авыл мәчетенең ачылуына 15 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узды.

Әлеге чарада район администрациясе башлыгы Марат Зиатдинов, район мәчетләре имамнары, мәчет каршындагы курс укытучылары, картлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар, мәчет төзелешенә өлеш керткән оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук мәхәллә халкы катнашты.

Тантананы Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Ул чарада катнашучыларга мәчет төзелешендә ярдәм итүнең фазыйләтләре турында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Үз чиратында, районның “Иделкәй” иҗади коллективы дини тематикага мөнәҗәтләр башкарды. Чакырылган кунакларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Юбилей тантанасында катнашучылар истәлекле сувенирлар, ә мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы