Хатын-кызлар нәрсә турында сөйләшә? Ир-ат фикере

17 октябрь 2017 ел 10:38
Хатын-кызлар нәрсә турында сөйләшә? Ир-ат фикере

Кичә Казанның Галиев мәчетендә "Хатын-кызлар гимназиясенең" чираттагы очрашуы үтте. Идеаль мөслимә ир-ат күзлегеннән нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ничек итеп ирең өчен илһам чыганагы булырга һәм аны гөнаһлардан сакларга? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны "Гаилә кыйммәтләре" дигән лекцияләр циклы кысаларында Казанның 1000-еллык  мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ачып бирде.

"Соңгы вакытта аерылышу мәсьәләсе аеруча кискенләште. Минемчә, моның төп сәбәбе - кешеләр һәм, гомумән, гаилә тормышы турында идеальләштерелгән фикерләрнең киң таралуы тора. Эш шунда ки, бар яктан да булган, камил зат юк ул, шуңа күрә гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә идеаль дәрәҗәдә була алмый. Яңа өйләнешкән парларның бер-берсенең әхлакый һәм физик сыйфатлары күзаллаган идеалларга туры килмәсә, шунда ук гаиләдә киеренкелек барлыкка килә. Ләкин бит һәр кешеның уңай һәм тискәре яклары булуын ачык аңларга кирәк. Бер хәдистә иманлы кешенең мөслимәгә карата нәфрәт хисе булырга тиеш түгеллеге хакында әйтелә: әгәр берәр сыйфаты ошамаса, икенчесе, һичшиксез, күңеленә хуш киләчәк", - дип белдерде Мөхәммәд хәзрәт һәм лекция барышында гүзәл затларда зур борчу тудырган төрде мәсьәләләргә карата ир-атларның фикерләре нинди булуын ачыклап үтте.

 Хәзрәт ир-ат һәм хатын-кыз арасында булган мөнәсәбәтләрнең ике якның да әхлакый сыйфатларына бәйле булуын билгеләде. "Әгәр кешедә башкаларга карата хөрмәтле караш бар икән, ул янәшәдәге иң якын кешесе белән дә шундый ук җылы мөнәсәбәтләр урнаштырыга тырышачак. Шуңа күрә ныклы гаилә төзергә теләсәгез, моңа бик күп алдан әзерләнергә кирәк", - дип ассызыклады спикер.

 Хатын-кызларга хас хикмәт турында сөйләгәндә Мөхәммәд хәзрәт ирнең хатынына булган җылы карашын саклап калуга бәйле кызыклы риваятьләр белән дә бүлеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы