Республика балалар клиник хастаханәсендә рухи очрашулар уздырылачак

17 октябрь 2017 ел 15:50
Республика балалар клиник хастаханәсендә рухи очрашулар уздырылачак

Бүген Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очрашты. Ике як биредә дәваланучы авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә рухи яктан ярдәм күрсәтү юлларын барлады, хезмәттәшлек юллары турында сөйләште. Мәгълүм булганча, хастаханәдә мөселманнар өчен ике гыйбадәт бүлмәсе эшләп килә.  Аларның идәннәренә келәм җәелгән, кыйбла билгеләнгән һәм гыйбадәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Нияз хәзрәт сүзләренчә, ошбу гыйбадәт бүлмәләрендә ихтыяҗ шактый зур. “Дәвалану узганда балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә рухи ярдәмдгә мохтаҗ”, - ди хәзрәт.

- Өлешебезгә тигән кайгы-хәсрәтләр безнең йөрәкләребезне сыкрата, күңелләребезне йомшарта. Әмма нинди генә авырлык килүгә карамастан, без һәрвакыт дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорарага һәм өметебезне өзмәскә тиеш. Ата-ананың баласына кылган догасына киртә юк диелә Пәйгамбәребезнең  (с.г.в.) бер хәдисендә.

Бүгенге очрашу барышында Республика балалар клиник хастаханәсендәге гыйбадәт бүлмәләрендә атнага ике тапкыр рухи темаларга даими рәвештә сөйләшүләр үткәрергә килешенде. Әлеге эшкә нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, ә башка имамнар да җәлеп ителәчәк.

Шунысы игътибарга лаек, Республика клиник хастаханәсендә ошбу очрашулар һәр сишәмбе һәм пәнҗембе көннәрендә 16.00дә үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы