ТР мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән тыгыз багланышта тора. Һәрбер колония белән эшләү өчен дин әһелләре билгеләнгән, руханилар белән эшләү җайга салынган. Имамнар, дин эшлеклеләре тоткыннарны дини яктан тәрбияләү һәм алар төрмәдән чыккач тормышта яшәү кагыйдәләрен төшендерү юнәлешендә вәгазьләр сөйлиләр, нәсыйхәтләрен җиткерәләр.
Бүген Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов булды. Камил хәзрәт биредәге мәчет белән танышты. Вакытның кадерен белергә, буш вакытта Коръән укырга һәм татар телен өйрәнергә чакырды. “Гарәп телен өйрәнү өчен укытучы кирәк. Дәреслекләр таләп ителә. Ә менә гарәп хәрефләрен, иске имляны бер айда өйрәнергә мөмкин. Нихәтле хезмәтләребез дөнья күргән 1917 елгы революциягә кадәр! 30 меңнән артык! Аларның бит күбесе иске имляда татар телендә язылган. Коръән тәфсирләре, хәдис җыентыклары, дини вәгазьләр, хөтбә, сорау-җавап китаплары. Хәтта мөфти Галимҗан Баруди балалар өчен математика буенча бик аңлаешлы, матур итеп дини мисаллар белән дәреслек чыгарган. Габдрәшит Ибраһимов, Морад Рәмзи, Шиһабетдин Мәрҗани бар мөселман дөньясына билгеле фидакарьләребез булганнар, алар мөселман дөньясында үз фикерләре белән бик актив катнашканнар. Хәтта Сарман районы Иске Әлмәт авылыннан чыккан Морад Рәмзи Мәккәдә дәрес биргән. Алар бит үз туган телләрендә – татар телендә мәдрәсәләрдә белем алганнар. Вакытларын дөрес файдаланып, барлык дини фәннәрне үзләштергәннәр. Әбүгалисина медицина тарихында беренче операция ясаган шәхес. Ә бит ул Коръәнне бик яшьли яттан белгән. Шуңа күрә динне өйрәнегез, Коръәнне укыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул шулай ук урта дини уку йортларына, РИИ, КИУ кебек югары уку йортларына кабул ителүдә яшь буенча бернинди чикләүләр булмавына басым ясады. Тоткыннар шулай ук Камил хәзрәткә җибәрелгән китаплар өчен рәхмәтләрен ирештерделәр, аудиовәгазьләр аша күп дини белемнәргә төшенүләре турында әйттеләр. Күп илләрдә Коръән хафизлар әзерләү үзәкләренә балаларны гына җыялар. Ә Казанда теләгән һәркем рәхим итә ала. Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Яшел үзәндәге колониядә узган атнаны Коръән уку конкурсы оештырылуы турында белдерде. Шундый кызыксындыру чаралары уздырып, хәтта берничә җүз Коръән ятлаучыларның да барлыгы ачыклана икән.
Татарстан мөфтие очрашулар уздыруның әһәмиятле булуын билгеләп, тоткыннарга ислам диненең кыйммәтләре, аерым алганда, вакытны, тормышны дөрес файдалануның әһәмияте, Ватанны сөю турында вәгазь сөйләде, имам Нәвәвиның “Кырык хәдис” китабында китерелгән икенче хәдискә тукталды. Биредә ислам диненең нигезләре, ихласлылык турында әйтелә. Камил хәзрәт шулай ук тоткыннарның гөнаһлар, шәригать хөкемнәре, хәләл һәм хәрәм төшенчәләренә караган сорауларына җавап бирде.
Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, биредәге мәчеткә күбесенчә яшьләр йөри, моннан берничә ел элек биш-алты кеше генә булса, бүген җомгаларга иллеләп кеше җыела. Тоткыннар арасыннан активист билгеләнгән. Намазларны алып бару өчен мәчеткә җыелу, дини китапларны тарату Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән килештерелеп башкарыла. Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә “Хозур” нәшрияты бастырган китаплар белән ярдәм итәргә, Коръәннең татар телендә дөнья күрәчәк тәфсирен бүләк итеп таратырга вәгъдә бирде. Очрашу истәлеге итеп, тоткыннар Камил хәзрәткә кулдан эшләнгән Диния нәзарәте эмблемасын бүләк иттеләр.
Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Элекке тоткыннарның тормышка кайтып яши башлауларында ярдәм итү эшчәнлеге “Социаль реабилитация һәм адаптация” (АНО ЦРА) коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән бергәлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Республика колонияләрендә – шәригать кануннарын үтәүче 600дән артык мөселман. Мәчеткә иң күп кеше йөри торганы – 5 нче төзәтү колониясендә – 200 кеше. Бары 2017 елда гына да Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 5 нче, 18 нче, 2 нче, 3 нче төзәтү колонияләрендә, 17 нче колония-поселениедә, шулай ук Козловкадагы (Чувашия Республикасы) хатын-кызлар колониясендә булды.