Казанның 33 мәчете шәһәрнең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша

17 октябрь 2017 ел 15:56
Казанның 33 мәчете шәһәрнең иң яхшы дини бинасы конкурсында катнаша

Казан шәһәренең иң яхшы гыйбадәт йортлары смотр-конкурсында катнашу өчен гаризалар бирү төгәлләнде. Әлеге конкурсны Казан шәһәре Башкарма комитеты игълан иткән иде, максаты – дини оешмаларны алар тарафыннан иҗтимагый әһәмияткә ия һәм мәдәни-агарту программаларына җәлеп итү, конфессияләр һәм милләтләр арасында үзара ихтирам һәм татулык булдыру. Конкурста Татарстан башкаласының православ һәм мөселман гыйбадәтханәләре катнаша. Алар арасында шәһәрнең 33 мәчете бар.

Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста катнашучылар җибәргән материалларны өйрәнәчәк һәм якын арада дини биналарны йөреп чыгачаклар, шуннан соң мәчет һәм чиркәүләр арасында I-III урыннар белән, эшчәнлекләренә карап, берничә кретирий буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Комиссия мәчетләр һәм храмнар тарафыннан башкарылган социаль һәм иҗтимагый эшчәнлекне, мәхәлләгә йөрүчеләр арасында алып барылган мәдәни-агарту һәм тәрбия эшләрен исәпкә алачак. Экспертлар шулай ук биналарның һәм алар янындагы территорияләрнең торышына һәм дини корылмаларның башка үзенчәлекләренә бәя бирәчәк. Мәхәлләнең эшчәнлеге язылган мәгълүмати буклет булу хуплана.

Җиңүчеләр рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы