Чистайда мәчет каршындагы курсларда 200 кеше дини белемен арттырган

18 октябрь 2017 ел 15:41
Чистайда мәчет каршындагы курсларда 200 кеше дини белемен арттырган

Бүген Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан районнарына эшлекле сәфәр кыла.

Аерым  алганда, ул Чистай мөхтәсибәтенең район имамнары һәм район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәмитов катнашында үткән җыелышта катнашты. Кунаклар каршында Чистай мөхтәсибәте тарафыннан өченче кварталда башкарылган эшләр буенча имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов хисап тотты. Мөхәммәд хәзрәт билгеләгәнчә, бүген районда 25 мәчет эшләп килә һәм шуның берсе быел гына ачылган. Монардан тыш, халык арасында системалы аңлату эше алып бару нәтиҗәсендә быел мөхтәсибәттән изге хаҗ сәфәрен үтәргә Мәккә җирләренә 20 мөселман барган, ә үткән елны исә хаҗга бары 14 кешене генә юллаганнар. Мөхтәсибәттә зур игътибар дини мәгариф  юнәлешенә дә бирелә. Быел барлык мәчетләрдә гакыйдә һәм фикх буенча курслар, ислам кыйммәтләрен җиткерүне максат итеп куйган очрашулар оештырылып килә. Узган ел мәчет каршындагы курсларга 200ләп чистайлы уку үткән. Быел курсларга килүчеләр саны артыр дип планлаштыралар. Аларда 15 махсус аттестация үткән мөгаллим белем бирә. Чистай мөхтәсибәте һәрдаим 50 кешегә испәләнгән хәйрия ашлары  да оештырып бара, мохтаҗларга ярдәм итүне күздә тоткан хәйрия Фонды да булдырылган. Үзенең чыгышы кысаларында имам-мөхтәсиб районда актив эшләп килгән Мөселман яшьләре берлеге эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте.

Мансур хәзрәт һәм Рөстәм Хәмитов Чистай мөхтәсибәтенең халык арасында алып барган эшчәнлеген югары бәяләделәр, аеруча яшьләр арасында экстремистик карашларны кисәтү юнәлешендә алып барылганнарын. Мансур хәзрәт җыелыш барышында имамнарг шаһәдатнамә тапшырды һәм район имамнарының федераль законнарны үтәүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Бүген мөфтинең урынбасары Әлки мөхтәсибәтенә дә барырга планлаштыра. Диния нәзарәте матбугат хезмәте әлеге сәфәрнең нәиҗәләре хакында өстәмә хәбәр бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы