Татарстан мөфтие яздырган аудио Коръәнне Казахстанда файдаланалар

18 октябрь 2017 ел 15:43
Татарстан мөфтие яздырган аудио Коръәнне Казахстанда файдаланалар

Казахстан ислам мәгълүмати-белем бирү порталы azan.kz интернетта беренче булып үз сайтында Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин укыган һәм яздырган Коръәннең тулы тексты аудиоязмасын урнаштырган. Хәзер сайтка керүче һәрбер кеше сүрәне тыңлап кына калмый, үзенә күчереп тә куя ала.

“Камил хәзрәт Коръән укылган әлеге язма дискын azan.kz порталына бүләк итеп бирде һәм аны сайтта чыгарырга рөхсәт итте. Әлеге язмаларны яздыруга зур көч куючыларга Аллаһының рәхмәтләре ирешүен телибез һәм шул сәбәпле Коръәни-Кәрим белән элемтәләребез ныгыса иде”, – дип билгели сайт администрациясе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы