Югары Осланда хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашу узды

19 октябрь 2017 ел 10:26
Югары Осланда хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашу узды

Югары Ослан районы мәдәният йортында мәктәп балалары һәм яшьләр белән Ватанны, туган илне ярату (патриотизм) темасына багышлап очрашу узды. Әлеге чара хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышлап оештырылды. Очрашуда Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Марат Зиатдинов, хәрби комиссар – подполковник Рөстәм Шакиров, Кызыл Байрак авылы имамы – Әфган сугышында катнашкан ветеран Тимур хәзрәт Ибраһимов, Әфганстан сугышы инвалидлары район иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Плеханов һәм хәрби-патриотик тәрбия буенча район ветераннар советы даими комиссия рәисе Геннадий Матросов катнашты.

Тимур хәзрәт Ибраһимов үзенең чыгышында хәрби хезмәттә чакта Әфганстанда булган вакыйгаларны искә төшерде, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Армиягә китүчеләргә намус белән уңышлы хезмәт итәргә, Ватанны яратырга һәм аны чын күңелдән сакларга өндәде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы