Аксубайда мөхтәсибләр җыелды

19 октябрь 2017 ел 10:22
Аксубайда мөхтәсибләр җыелды

Аксубай районы үзәк мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте көньяк өлеше казые, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә утырыш узды.

Утырышта казыят вәкилләре: Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров һәм башкалар катнашты.

Катнашучыларны Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Мондый очрашулар фикер һәм тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булуы турында белдерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең көньяк казыятенә караган мөхтәсибәт вәкилләре квартал эчендә вәгазь-нәсыйхәтләр җиткерү, гыйбадәтләрне үтәү, социаль, мәгариф  өлкәсенә караган эшчәнлек турында хисап тоттылар. Нигездә, мөхтәсибләр мәхәлләләрдә мәчетләрне теркәү, яңа уку елында мәчет каршындагы курсларны оештыру планнары турында фикер алыштылар һәм киләсе кварталга эшләр билгеләделәр. Алар арасында – Коръән укучылар буенча зональ конкурсны үткәрү турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгын тормышка ашыру.

Коръән укучылар бәйгесе 12 ноябрьдә Чистай мөхтәсибәтендә үтәр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы