Нинди хис соң ул мәхәббәт - 3

19 октябрь 2017 ел 11:15
Нинди хис соң ул мәхәббәт - 3

Бүген “Интертат.ру” сайтында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Нинди хис соң ул мәхәббәт - 3” дип исемләнгән мәкаләсенең соңгы өлеше дөнья күрде.

“Мәхәббәт – Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә җибәргән иң зур бүләге ул. Күңелләребезне әлеге хис белән тутырып, Ул безне Үзенә тагын да якынайта. Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән, кеше бу дөньяга яратырга һәм яратылырга дип килә. Мәхәббәт утында янмый торып, чын тормышны танып белү мөмкин түгел. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә хакына яратыгыз”, – дип мөрәҗәгать итә мөфти үз укучыларына.

Иң бөек хисләрнең берсе булган мәхәббәткә багышланган алдагы мәкаләләрдә Татарстан мөфтие Аллаһы Тәгаләне, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне, әти-әни һәм балаларыбызны, хәләл җефетебезне... ярату турында язган иде. “Бу мәкаләдә мөселман кешесен мәхәббәт призмасы аша тагын бер яктан – шат күңелле, актив һәм ачык кеше буларак ачарга телим”, – дип яза Камил хәзрәт.

«Әгәр ышанмасагыз, җәннәткә кермәячәксез, - дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.). - Әмма сез бер-берегезне яратмый торып, камил иман белән ышанмаячаксыз» (Бохари, Мөслим).

Мәкалә белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы