Буада Коръән хәтем кылу башланды

19 октябрь 2017 ел 14:39
Буада Коръән хәтем кылу башланды

19 октябрьдә Буа районының “Госман” мәчетендә Коръән хәтем кылу башланды.

Һәр пәнҗешәмбе Буа мөселманнары гарәп телендә Коръәннән бер җүз укыячак. Бер җүз ул – Коръәннең якынча утыздан бер өлешен тәшкил итә.

Хәтем кылуны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов оештыра һәм алып бара.

Мөхтәсибәт барлык теләүчеләрне мәчеткә килергә һәм Коръән укуны тыңларга чакыра.

Мөселманнарның изге китабын тулысы белән укып чыкканнан соң илдә тынычлык һәм иминлек өчен, шулай ук туган республикабыз һәм районыбызның чәчәк атуын, үсүен сорап дога кылачаклар.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы