Татарстан мөфтие - Михаил Пиотровский белән очрашуда

19 октябрь 2017 ел 15:26
Татарстан мөфтие - Михаил Пиотровский белән очрашуда

Бүген Болгар ислам академиясендә Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский булды. Кунакка академиянең магистрлар һәм докторантлар шөгыльләнә торган аудиторияләрен, уку һәм спорт залларын, борынгы кулъязмалар музеен һәм дини уку йортының башка бүлмәләрен күрсәттеләр. Студентлар белән очрашуда Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, шулай ук академия ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Михаил Пиотровский китапханәнең китап саклау бүлмәләрен карады, ул 80 мең экземпляр китапны үзенә сыйдыра ала. “Саклау бүлмәләре шактый зур, монда безнең әдәбиятлар өчен температура режимы саклана. Алга таба саклар өчен аерым бүлмәләр бар”, – дип фикерләре белән бүлеште академия китапханәсе мөдире Әлфия Сөнгатуллина. Михаил Пиотровский сүзләренә караганда, китапханәне үстерү һәм саклау фондларын арттыру өчен зур мөмкинлекләр бар. Минтимер Шәймиев, үз чиратында хезмәтләрне җыю эше әле башлану турында гына әйтте – академия быелның сентябреннән генә эшли башлады.  

Очрашуның күп өлешен кунаклар татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең “Тарих әл-вафаяти әслаф” хезмәтен Transcribus кушымтасы аша цифрга күчерү эше алып барылган аудиториядә булды. Хәзерге вакытка текстның йөз бите эшкәртелгән. Төп бурыч – программаны татар дин галимнәренең элекке текстларын укысын өчен иске гарәп язуын танырга өйрәтү.

Зур лекция залын күрсәтеп, академия президенты Камил Исхаков биредә берьюлы интернетка тоташкан компьютерлар белән 350 студент һәм урынсыз 700 кеше сыюы турында әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге момент халыкара фәнни конференцияләр үткәргәндә бик мөһим роль уйный. Минтимер Шәймиев беренче тапкыр мондый уку мәйданчыгын Санкт-Петербург тау университетында күрүе турында әйтте.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы