«Хозур» нәшрият йорты "Әт-Тәсһил әз-зарури ли мәсәил әл-Кудури" башкача әйткәндә "Кудури китабының җиңеләйтелгән фикһи мәсьәләләре" китабын бастырды. Аның авторы Һиндстанлы дин галиме Мөхәммәд Гашыйк Иләһи әл-Бәрни хәнәфи мәзһәбендәге мөселманнар өчен дәреслек булып килгән "Мохтасар әл-Кодури" китабының шәрхен (аңлатмасы-тәфсилләмәсе) әзерләгән.
Китап тәһарәт-госел, намаз, ураза, хаҗ һәм башка фикъһы мәсьәләре буенча сорау- җавап тәртибендә язылган белешмә булып тора. Аерым урын ислам терминнарын аңлатуга да бирелгән.