Кичә Яшел Үзәндә төньяк-көнбатыш төбәге казыятенең җыелышы үтте. Чарада төбәк казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин һәм төбәк имам-мөхтәсибләре катнашты. Көн кадагында нәзарәтнең боерыкларын үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр торды. Аерым алганда, мөхтәсибәтләрдә дини чаралар һәм бәйгеләр оештыру, милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен саклау сораулары үзәктә торды.
Җыелыштан соң хәзрәтләр мәдрәсә бинасында эшләп килүче балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә танышты. Уку-укыту сыйныфларын, күңел ачу бүлмәләрен һәм мәйданчыларны карады.