Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мөселман галимнәренең Бөтендөнья Шурасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТРның Иҗтимагый палатасы оештырган Иҗтимагый юнәлешле үз хисабына яшәүче оешмаларның IV Республикакүләм форумы алдыннан узган «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятьләре институтларының иң уңышлы тәҗрибәләре» секциясендә чыгыш ясады. Докладта хәзрәт дини традицияләрне һәм Россия мөселманнары мирасын торгызу юлында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Оешкан вакытта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршына төп бурыч итеп дини оешмаларны берләштерү, аларның эшчәнлеген Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сөннәтенә, имам Әбү Хәнифә юнәлешенә нигезләп, бердәй кануни үрнәккә китерү игълан ителә, - дип әйтә мөфти хәзрәтләре. - Хәзер республикада бердәм һәм бердән-бер булуы мөфтиятне Россиянең башка төбәкләреннән уңай яктан аерып тора. Чирек гасыр эчендә, нәзарәт 1500дән артык мәчетне һәм аларда хәзмәт итүче шуның кадәрле үк имамнарны үзенең канаты астына туплый. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә мәхәлләләр саны буенча икенче урынны били.
Алга таба чирек гасырлык эшчәнлек турында сөйләп, Камил хәзрәт бүген Нәзарәтнең иң нәтиҗәле төбәк мөфтияте позициясендә торуын әйтә. “Мөфтиятебез җәмгыятьтә конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлеккә ирешү, Татарстан Республикасы мөселманнарына законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырта алуын ныклы рәвештә раслады”, - дип белдерә мөфти. Ул шулай ук ТР МДН исеменнән башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен дәүләт органнарына, ТР Иҗтимагый палатага, ТР халыклар Ассамблеясына, Бөтендөнья татарлар Конгрессына, Татарстан Митрополиясе һәм Казан яһүдиләр общинасына тирән рәхмәтен белдерде.