Бүген Казанның Тынычлык бистәсенә Мароккодан кунаклар килде. Алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазында катнаштылар, мәчет белән таныштылар.
Мароккода эшмәкәр булып хезмәт куючы Мөхәммәд Әл-Нәҗи, Имад әл-Вари татар дини мирасы, мөселман дин белеме үсешенә Россия дин эшлеклеләренең керткән өлеше турында кызыксынып тыңладылар. Очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларның сорауларына җавап бирде, Коръәни-Кәримнең Казан басмасын бүләк итте. Әлеге очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе Президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.