Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеевның гаиләсендә югалту ачысы – әнисе Надежда Семёновна Хиалееваның вафат булуы уңаеннан, сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, түземлелек бирүен һәм аның әнисен җәннәт бакчалары белән бүләкләвен сорап догалар кылабыз. Әмин.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин