Бүген Чаллыда гадәти булмаган очрашу узды: шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Чаллы МЧС идарәсенең офицерлар составы янына килде. Очрашу барышында дин әһеле Ислам диненең гомумкешелек кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде. Имам тарафыннан шәригать кануннары буенча яшәү рәвеше, хәләл туклану, ислам диненең террорчылыкка һәм экстремизмга карата мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Әлфәс хәзрәт әңгәмәдән соң идарәнең материаль базасы, яңа техника үрнәкләре белән танышты, хезмәткәрләр белән дә әңгәмә корды.
Очрашу вакытында Ислам дине турындагы әңгәмәләрне дәвам итү һәм очрашуны кварталга бер тапкыр уздыру турында килешенде.