Бүген республикабызның барлык мәчетләрендә туган телгә багышланган җомга вәгазьләре укылды. Дин әһелләре мөнбәрләрдән мәчеткә килүче дин кардәшләренә бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән газиз халкыбызның телен кадерләп сакларга һәм аны өйрәнергә чакырды.
“Мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк! Бабаларыбыз безнең эраның бишенче гасырларында ук, үз алфавитларын булдырганнар, унынчы гасырдан алып егерменче гасырның 20нче елларына кадәр, ягъни мең елдан артык гарәп язуын кулланганнар. Туган телебездә олуг галимнәребез динебезнең төрле фәннәр буенча китаплар язып калдырганнар, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бик матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр”, - дип башлады хәзрәтләр.
Хәзрәтләр сүзләренчә, телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин. Ә бит Аллаһ Тәгалә Үзе күпмилләтле халыкларны яратып, бер-берсен өйрәнергә әмер иткән.
“Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә “Хөҗүрат” сүрәсенең 13нче аятендә болай дип әйтә: Әй, кешеләр! Хактыр ки, Без сезне бер ир һәм хатыннан яралттык. Бер-берегезне өйрәнер өчен, сезне халыклар һәм кавемнәргә (милләтләргә) аердык. Аллаһ каршында иң хөрмәтлерәгегез Аллаһтан (Аның җәзасыннан) куркып, гөнаһлар кылудан сакланучыгыздыр. Дөреслектә, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора. Милли үзенчәлекләрне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакламасак, бер-беребезне ничек танырбыз? Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне, шул исәптән туган телебезне санга сукмау Аллаһка каршы килү була. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур”, - дип әйтте хәзрәтләр, әмма милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларны кимсетү хисабына булырга тиеш түгеллеген һәм “иманлы кеше үз милләтенә дә түбәнсетеп карамас, башка милләтне дә хөрмәт итәр” - дип тә ассызыклады.
- Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк. Туган телебезне яхшы белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятыбызны өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлыячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр, - диделәр.
Җомга вәгазе Мәҗит Гафуриның “Ана теле” дигән шигыре белән тәмамланды.