Бүген Казанның Галиев мәчетендә "Хатын-кызлар гимназиясенең" чираттагы очрашуы үтәчәк. Очрашуга күп кешеләргә таныш шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча "Ярдәм" үзәге директоры урынбасары киләчәк. Әлеге чарада язмыш сынауларына бирелмәгән, үз юлын тапкан, иҗат эшен дә бирелеп алып барган шәхес үзенең тормыш юлы, кызыксынулары, дин юлына басуы, мавыгулары, киләчәккә хыяллары турында сөйләячәк. Инвалид коляскасында булуына да карамастан ул быел хаҗ кылып кайтты.
Хатын-кызлар өчен очрашу 17.30 сәгатьтә башлана.