Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Дуслык тауны да күчерә”

02 ноябрь 2017 ел 14:29
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Дуслык тауны да күчерә”

Бүген “Интертат.ру” сайтында Татарстан мөфтиенең чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин дәүләт тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итә. Үз мәкаләсендә ул әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихына, аның әһәмиятенә, халыклар дуслык-татулыгының илебездә, бар дөньяда мөһим күренеш булуына туктала. Камил хәзрәт үз мәкаләсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен, хикмәтле гыйбарәләр, мәкальләр китерә.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 3 нче ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер сөрә.

Мәкаләне биредә тулысынча укырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы