5 ноябрьдә Чистай авыл хуҗалыгы техникумы спорт залында интернациональ волейбол уены узачак. Кичә әлеге чарага әзерлек һәм үткәрү буенча Чистай шәһәр советында киңәшмә узды. Төрле диаспора, дин вәкилләре, мәгариф бүлеге, медицина хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дусларча волейбол матчына җыелачак. Волейбол уенында мөселман дин эшлеклеләре командасы да катнашачак.
Әлеге чараның максаты – барлык халыкларның һәм дин тотучыларның бердәмлеген күрсәтү. Халыклар бердәмлеге көне илебездәге барлык буын вәкилләренең ватанны сөю һәм ярату хисен белгертә.