Бүген «Татар-информ» агентлыгында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере оештырылды. Мәскәүнең Россия фәннәр академиясе Президиумы бинасындагы Президент залыннан элемтәгә Россия халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Евгения Михалева, Мәскәүнең Татар миллли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов, Мәскәүнең Үзбәк милли-мәдәни автономия Советы рәисе Хәбиб Абдуллаев чыктылар. Симферопольдән очрашуда “Кырымның украин җәмгыяте” Региональ иҗтимагый оешманың рәис вазифаларын башкаручы Анастасия Гридчина, “Кырым Республикасы кырым татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Әйваз Гомәров, Кырым Республикасы белорусларының Региональ милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Роман Чегринец катнашты. Казанны видеокүпердә ТР мөфтие киңәшчесе Булат Мөбәраков, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов тәкъдим итте.
Әйтергә кирәк, видеокүпер Татарстандагы “тел мәсьәләсен” Россия күләмендә ачыктан-ачык күтәрергә мөмкинлек бирде. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үзенең чыгышында республика Халыклар бердәмлеге көненә берникадәр киеренкелек белән керә, дип искәртте. “Без Татарстанда дәүләт теле булган татар теленең мәктәпләрдә укытылу мәсьәләсе 25 ел элек хәл ителде, дигән фикердә идек, - диде ул. – Юк икән. Кызганычка каршы, әлегә бу проблеманың чишелеше табылмады. Хәл итү юлларын эзләгәндә, билгеле, шуны аңлыйбыз: кайсыбер карашларыбызда юл бирергә кирәк булачак. Республикада һәркем үзенең хокукларын яклый алырга тиеш, һәркемнең фикере ишетелгән булырга тиеш, әйтәсе сүзе әйтелергә, аңлашу урнашырга тиеш”.
Татарстан мөфтиенең киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков үз сүзен Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләүдән башлады: “Әлеге бәйрәм “төрлелектәге бердәмлек” принцибын якты итеп чагылдыра, чөнки Россия – күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен уртак бер зур Ватан булып тора. Алар барысы да аны саклауда һәм дәүләтчелек буларак төзүдә катнаша, хәтта үз эченә борынгыларның күпгасырлык хикмәтен, гаделлеген һәм халыкларның рухи байлыгын туплаган бөек Россия милләтен барлыкка китерә”.
-Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең саубуллашу хөтбәсендә болай дип әйткән: “Әй кешеләр! Барыгыз да Адәмнән һәм Һавадан. Аллаһ янында иң кыйммәтлегез, Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер, шуңа күрә гарәпнең, гарәп булмаган бер кемсә өстендә бернинди өстенлеге юк. Гарәп булмаган бер кешенең гарәп өстендә бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел”, – диде Булат хәзрәт. - Бу сүзләрдән аңлашылганча, без төрле милләт кешеләре булсак та, атабыз һәм анабыз – бер. Димәк, без бер-беребездә яхшы, матур сыйфатларны күбрәк күрергә, бер-беребезгә карата күркәм мөнәсәбәт булдырырга тырышырга кирәк. Шул ук вакытта, кеше шушы гомумкыйммәтләр турында шул вакытта гына уйланачак, әгәр дә аның үз телен, үз мәдәниятен, үз динен үстерергә мөмкинлеге булса, шушы мирасны үз балаларына тапшыра алса.
Булат хәзрәт шулай ук татар халкына хас булган бердәмлек, татулык сыйфатларына аерым басым ясады. “Халкыбыз күп гасырлар дәвамында башка милләтләр һәм дин вәкилләре белән үзара дус һәм тату яши. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән безнең халыкка үтеп кергән сүзләр бар: “Күрше хакы – Аллаһы хакы”. Ни дигән сүз бу? Димәк, әгәр син күршеңнең хакына кагылсаң, Аллаһының хакына кергән буласың”, – дип билгеләде мөфти киңәшчесе. Ул шулай Татарстанда бүгенге көндә 1500дән артык мәчет мөнбәреннән җомга вәгазьләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланып сөйләнәчәген әйтте.
Татарстынның баш раввины Ицхак Горелик спикерларның сүзләрен шулай ук хуплады һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сүзләрен китерде: “Без барыбыз да бер йортта яшибез. Әмма һәрберебезнең үз фатиры, үз фатирында үз мәдәнияте бар”.
Видеокүпер халыклар бер-берсенең мәдәниятләрендә аерымлыклар эзләргә түгел, ә берләштерә торган нокталар эзләргә кирәклеген ассызыклады.