Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылды.
Казан шәһәренең Галиев мәчетендә укылган вәгазьдә Габдерәүф хәзрәт Зәбиров халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, татулыкны һәм тынычлыкны саклау турында Коръәни-Кәрим аятьләре, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен китерде.
“Безнең илебез күп милләтле, күп динле. Шуның өчен һәр дәүләтнең киләчәге халыкара дуслык, бердәмлек, татулыкка бәйле. Әгәр дә халык дуслык-татулыкны югалтса, киләчәк юк дигән сүз. Ислам дине – кешеләрне берләштерә торган дин ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләре безгә бу яктан бер үрнәк була. Ул Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач яңа бер җәмгыять һәм дәүләт барлыкка китерә. Аннары шул җәмгыятьнең Конституциясен тәкъдим итә. Бу иҗтимагый килешү була, ягъни үзара ничек яшәргә, нинди мөнәсәбәт булдырырга, ничек дәүләтне сакларга, ничек тынычлыкны булдырырга? Без, дин әһелләре буларак, шушы кыйммәтләрне халкыбызга җиткерергә тиешбез”, – дип белдерде Габдерәүф хәзрәт.Вәгазьдә шулай ук Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм саубуллашу хөтбәсендә әйткән сүзләре дә яңгырады: “Әй кешеләр! Барыгыз да Адәмнән һәм Һавадан. Аллаһ янында иң кыйммәтлегез, Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер, шуңа күрә гарәпнең, гарәп булмаган бер кемсә өстендә бернинди өстенлеге юк. Гарәп булмаган бер кешенең гарәп өстендә бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел”. Бу сүзләрдән аңлашылганча, без төрле милләт кешеләре булсак та, атабыз һәм анабыз – бер, шуңа күрә бер милләт икенче милләтне кимсетергә, рәнҗетергә тиеш түгел. Бер-беребездә яхшы, матур сыйфатларны күбрәк күрергә, бер-беребезгә карата күркәм мөнәсәбәт булдырырга тырышырга кирәк. Чын мөселман Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларын рәнҗетүдән ерак була, аларга шатлык, сөенеч китерә. Икенче хәдис-шәрифтә: “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - дип әйтелгән.
- Төрле милләт һәм дин вәкилләре булсак та, безне уртак Ватаныбыз, тарихыбыз, әхлакый кыйммәтләребез берләштерә, - дип белдерде хәзрәт. - Шул ук вакытта бөтен дөньяда, шул исәптән илебездә зур тизлектә глобальләшү процессы барган заманда, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик мөһим бурыч булып тора. Туган телебез һәм милли үзенчәлекләребез – Аллаһ Раббыбыз тарафыннан бирелгән әманәт, ягъни безгә югалтмый саклау өчен бирелгән бүләкләр. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дигәннәр хикмәт ияләре. Белемнәребез җитеп бетмәгәнгә күрә, еш кына хаталанабыз, үзебезгә һәм башкаларга да зыян китерәбез. Шуңа күрә саф динебезне, бай тарихыбызны һәм рухи мирасыбызны яхшы белергә, гамәлдә кулланырга һәм киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү – безнең бурычыбыз ул.
Вәгазен тәмамлап, Габдерәүф хәзрәт өммәткә динебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, матур һәм тыныч яшәргә насыйп булуын теләде.
2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә торган әлеге дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне – татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши. Вәгазьдә билгеләп үтелгәнчә, Коръәндә: “Әй, адәм балалары! Без сезне бер ир, бер хатын итеп яраттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне халыкларга вә кабиләләргә аердык”, – дип әйтелә, шулай булгач без бер-беребезне танып белергә һәм хөрмәтләргә тиешбез.
Җомга намазыннан соң динебезне, туган татар телебезне, бай мәдәниятебез һәм традицияләребезне киләчәктә дә саклап, киләсе буыннарга тапшыруны сорап дога кылынды.