Кукмара районында мәчетләр каршында башлангыч дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белемне күтәрү курслары оештырылды. Район мәдрәсәсе бинасында 7 ноябрь көнне үткән әлеге укуларда 80 ләп мөгаллим катнашты. Төп максат – Мөфтият тарафыннан әзерләнгән “Ислам дине нигезләре” дәреслеген тәкъдир итү булды. Мәдрәсә мөгаллимнәре шушы китапның бүлекләре, эчтәлеге, аның белән эшләү ысуллары хакында гомуми аңлатмалар бирде, аннары һәр фәннең укыту методикасы үзенчәлекләре белән таныштырды. Курсларда катнашкан мөгаллимнәрнең уртак фикере буенча уку бик файдалы булды.
Кукмара районында бүгенге көндә 72 мәхәллә эшли, шуларның алтмышында дини тәрбия курслары оештырылган.