ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте башлап җибәргән Telеgram-дагы татар телен өйрәнү буенча махсус каналга 1000-нән артык кеше кушылды. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән каналны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте.
Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин. Язылыгыз!