Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты чираттагы “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итә. Әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның сәләтләре үсешенә ярдәм итү.
Конкурс өч этапта уза:
1 этап — әсәрләрне җыю (1 ноябрь 2017 ел — 31 март 2018 ел)
2 этап — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел)
3 этап — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне), җиңүчеләрне бүләкләү (2018 елның сентябре).
Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.
Конкурс 4 номинациядә уза:
1. Шигърият
2. Проза
3. Драматургия
4. Публицистика
Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru
Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-68-26.