Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Малайзиядә Кучунг шәһәрендә. Ул бүген Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегациясе составында 13 нче Бөтендөнья икътисадый форумы эшендә катнаша. Визит кысаларында Камил хәзрәт Малайзиянең премьер-министры Наджиб Тун Разак, Кучунг провинциясе губернаторы һәм баш министры белән очрашуларда катнашты. Мөфти хәзрәтләре шулай ук Россиянең Малайзиядәге илчесе Валерий Ермолов белән күрешеп сөйләште.
13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумын Малайзия Хөкүмәте Саравак штаты ярдәме белән оештыра. Форум тематикасы – «Деструктив үзгәрешләр: нәтиҗәләре һәм өндәүләре», хәзерге геополитик һәм икътисадый тотрыксызлыкка бәйле протекционистик тенденцияләр һәм аларның бөтендөнья икътисадына йогынтысы. Форум эшендә 1500нән артык кеше катнашкан.
ТР Президенты матбугат үзәгенең фотолары файдаланылды.