Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов “Россиядә вакыфлар: хәзерге торышы һәм перспективалары” дип исемләнгән II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Россиядә вакыф системасы үсешенең төп проблемаларын билгеләде.
- Россиядә мөселманнар һәм мөселман лидерлары һәрвакытта да вакыфның ни өчен кирәк икәнлеген дөрес аңлап җиткермиләр, вакыф милке дини оешмаларга тапшырыла алмаганлыкны, бары шул милектән кергән акчаны гына ничек файдаланулары үз мәнфәгатьләрендә булуны дини оешмалар онытып җибәрәләр, – дип билгеләде хәзрәт. – Хәзерге Россиядә вакыф төшенчәсен кайвакыт башка төшенчәләр белән кушып җибәрәләр һәм аны сәдака, гошер, зәкят, дини гыйбадәтләрне башкару, хәтем кылу, җеназа уку һәм башкалар белән бутыйлар. Мәчетнең, мәдрәсәнең һәм дини оешманың чираттагы чыгымнарын финанслау фонды итеп күз алдына китерәләр.
“Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры сүзләренә караганда, “үсеш өчен конструктив диалог алып баруы кыен, чөнки җәмгыять вакыфның үз алдына нинди максатлар куйганлыгын белми”. Моннан тыш, ул кануни базадан тыш вакыф системасы үсеше мөмкин түгеллеген билгеләп узды. “Ышанам ки, без сезнең белән бергәләп шушы конференция нәтиҗәләре буенча дәүләт органнарын вакыф милке турында закон кабул итү кирәклеге турында ышандыра алырбыз, – дип өндәде Мансур хәзрәт һәм конференциядә катнашучыларны актив эшләргә чакырды. – Бары “Вакыф милкенең сакланышы турында” закон гына федераль дәрәҗәдә безгә Россиядә вакыф институты үсешенә гарантия булып торачак”.
Хәзрәт шулай ук хәзерге Татарстанда вакыф үсеше тарихы турында искә төшерде: “Вакыф милкен законлаштыруның кирәклеге турында беренче адымнар безнең тарафтан 1993 елда ясалды. Сезгә әйтеп узасым килә: 1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының гадәттән тыш корылтаенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оешты. Ул чакта руханиларга, мөселманнар булсын, православие вәкилләре булсын, мәчетләр, мәдрәсәләр, чиркәүләр кайтарылып бирелә башлады. Менә шул чакта аларны төзекләндерү чыгымнарына финанслар табу мәсьәләсе килеп туды. Ул вакытта без республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевка вакыф системасын төзү турында мөрәҗәгать иттек. Вакыфның мәчетләр, мәдрәсәләр төзү, дини әдәбият бастыру өчен кирәклеге аңлашыла иде. Ул вакыфны оештыру мәсьәләләрен өйрәнү буенча комиссия формалаштыру өчен боерык бирде. Һәм беренче тапкыр “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы законында вакыф милке турында нигезләмә кертелде. Әмма беркадәр вакыттан соң РФ Конституция суды моны федераль законга туры китерүне таләп итте. Республика законына күпмедер төзәтмәләр кертелде, әмма вакыф милке турында нигезләмә азмы-күпме сакланды”.
Пленар утырышта югары шәригать суды җитәкчесе, Әнәс ибн Мәлик җәмгыяте рәисе Ибраһим Әл-Мурейхи, вакыф милкенә инвестицияләү бүлеге өлкән белгече, Ислам финанс хезмәтләре Департаменты, Ислам банкы үсеше вәкиле Мөхәммәд Салем чыгыш ясады.
Конференция үз эшен дәвам итә.