II "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" II Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар резолюция кабул иттеләр. Документта фәнни җыенның оештыручылары һәм экспертлары социаль һәм дини тотрыклылык үсешенең әһәмиятен ассызыклыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, резолюциядә бөтен дөнья һәм Россия бизнес һәм эксперт җәмгыятьләре, социаль һәм дини үсеш институты вәкилләренә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнарын алга таба эшләү бурычы куелды. Фәнни-гамәли төркемгә киң катлам экспертлар белән бергәлектә вакыф милке үсеше базасының теоретик һәм гамәли базасын әзерләү буенча эшне көчәйтү тәкъдим ителә. Түбәндәге төбәкләрне: Мәскәү, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Төньяк Кавказны кертеп, Вакыф үсеше институты буенча эшче төркемне төбәкара төркем итеп үзгәртергә кирәк, дип билгеләнә.
Конференция үз эшен тәмамлады.