“Хозур” нәшрият йортында Татарстан Республикасы мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде.
“Намазда Коръән укуга бәйле хаталар” китабында автор намазда Коръән Кәримне укуга бәйле булган мәсьәләләргә тукталып, аларны җентекләп аңлатып бирә. Зур игътибар кыйраәттә булырга мөмкин хаталарга бирелә, аларның намазның дөреслегенә йогынтысы карала. Автор Коръән өйрәнүнең, аны уку һәм тыңлауның әһәмиятлелеген ассызыклый.
Китап рус телендә.
Әлеге китапны http://huzurshop.ru сайтыннан яки Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт (Россия ислам институты бинасы, 1 нче кат) адресы буенча урнашкан кибеттән алырга мөмкин.