Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруында Мәүлид ае уңаеннан викторина башлап җибәрде.
Мәүлид ае дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның сөннәте, хәдисләре турында һәр җомга көнне өч сорау биреләчәк. Викторина сорауларына беренче булып дөрес җавап биргән кешеләргә Татарстан мөфтияте тарафыннан бүләкләр тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: 18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керде. Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Бу айда Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә. 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә дин эшлеклеләре һәм хөкүмәт вәкилләре, зыялылар катнашында Мәүлид бәйрәме узачак.